"Һәр баланың күңелендә күзгә күренмәс кыллар бар. Әгәр аларга оста кул белән кагылсаң, алар матур яңгыраячак", - дип билгеләп үтте В.А. Сухомлинский.
Укучының уңышы - ул кеше потенциалын бөтен тулылыгында ачарга мөмкин булган механизм.
«Мәгариф» милли проекты кысаларында районның 8 мәктәбендә «үсеш ноктасы»табигый һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәкләре төзелде. Авыл җирендә әлеге үзәкләрне ачуның максаты-белем бирүнең сыйфатын яхшырту, укучыларның табигый фәннәр һәм технологик юнәлештәге укыту предметларын, өстәмә белем бирү программаларын үзләштерү мөмкинлекләрен киңәйтү, шулай ук «Физика», «Химия», «Биология»укыту предметлары буенча уку материалын практик эшкәртү өчен шартларны камилләштерү.
Әлеге проект ярдәмендә районның гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар киләчәктә табигый фәннәр һәм технология юнәлешләренә һөнәр сайлаганда күбрәк игътибар бирә башладылар. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды, әмма 9, 11 сыйныф укучылары цифрлы лабораторияләр һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча консультацияләр кулланып өстәмә дәресләр алу файдасына өстенлекләр куялар.