20 ноябрь көнне Югары Ослан авылының Яшүсмерләр клубында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Чара дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары вәкилләре, шулай ук адвокатлар катнашында узачак.
Әлеге чараның максаты-яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокук мәсьәләләре буенча квалификацияле консультацияләр алу, үз хокуклары һәм бурычлары турында белү, шулай ук балалар хокукларын яклауга кагылышлы актуаль темалар буенча фикер алышу мөмкинлеге бирү. Катнашучылар белгечләргә сораулар бирә, хокукый ситуацияләр буенча киңәшләр ала һәм катлаулы ситуацияләрдә ярдәм итә алырлык төрле ресурслар белән таныша алачак.
Чара барлык теләүчеләр өчен дә ачык булачак, һәм оештыручылар яшьләрне, аларның ата-аналарын һәм педагогларны катнашырга чакыралар. Бу яшьләр өчен үз тормышының хокукый аспектлары турында күбрәк белү һәм профессионаллардан ярдәм алу өчен бик яхшы мөмкинлек.
Үз хокукларыгыз һәм мөмкинлекләрегез турында белү мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз!
Сезне 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Югары Ослан авылы, Чехов ур., 32 йортта яшүсмерләр(яшьләр) клубы адресы буенча көтеп калабыз.