Үзара салым-2025

2024 елның 9 ноябре, шимбә

2024 елда үзара салым нәтиҗәләре буенча район халкы 4,7 млн. сум җыйган, республика бюджетыннан уртак финанслау программасы буенча 17,9 млн.сум акча алган, барлык планлаштырылган мәсьәләләр хәл ителгән. Контроль-күзәтчелек органнары тикшерүләре һәм районның Иҗтимагый советы мониторингы акчаларның максатчан кулланылуын раслады.

2025 елда Татарстан Республикасында гражданнарга үзара салымны уртак финанслау программасы гамәлдә.

Югары Ослан муниципаль районында 2024 елның 14 ноябреннән 15 декабренә кадәр 2025 елга үзара салым кертү турында Карар кабул итү өчен гражданнар җыеннары узачак. Җыеннар 47 территориядәге барлык 19 авыл җирлегендә дә планлаштырылган. Иң актуаль тема-каты өслекле юлларны төзекләндерү-25 юл. Сораулар арасында чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, һәйкәлләрне яктырту бар.
Хөрмәтле халык, үзара салым җыюда сезнең актив катнашуыгыз нәтиҗәсендә без авылларыбызны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 18 миллион сумнан артык акча ала алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International