Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән

2024 елның 10 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сезнең һәркайсыгыз, һич арттырмыйча, үзен авыр, ләкин игелекле эшкә багышлады. Сез - районыбыз халкының иминлеге һәм тынычлыгы гарантиясе. Хезмәт бурычына тугрылык, батырлык, компромиссызлык һәм тәвәккәллек, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булуыгыз сезнең төп сыйфатларыгыз булып тора. 

Бу бәйрәм көнендә һөнәри бурычларына тугрылык, батырлык һәм кыюлык өчен иң җылы сүзләрне мин хокук саклау органнарында хезмәт итү традицияләренә нигез салган Эчке эшләр органнары ветераннарына юллыйм. 

Чын күңелдән Сезгә катлаулы хезмәтегездә уңышлар, ныклык һәм принципиальлек, кешеләргә игътибарлылык һәм сизгерлек телим. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, тормыш оптимизмы, бәхет телим!

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Е. А. Варакин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International