Хезмәт атнасы башында Советның актлар залында район башлыгы Евгений Варакинны, предприятие җитәкчеләрен һәм авыл җирлекләре башлыкларын җыйган "эшлекле дүшәмбе" узды.
Традиция буенча нотыкчылар районның оператив сводкасын тәкъдим иттеләр. "Сетевая компания" ААҖнең Буа электр челтәрләре филиалы башлыгы предприятиенең агымдагы елның тугыз аендагы эшенә йомгак ясады. Мәйдан авыл җирлеге башлыгы да үз җирлегенең эшчәнлеге турында сөйләде.
Киңәшмә азагында Евгений Варакин төп бурычларны билгеләде һәм җаваплы затларга йөкләмәләр бирде.