2024 елның 21 ноябрендә 14:00 сәгатьтә «Халыклар дуслыгы» Фестивале узачак, ул төрле мәдәниятләр һәм традицияләр вәкилләрен берләштерәчәк. Катнашучылар үз сәләтләрен күрсәтә һәм тамашачыларны үз халыкларының уникаль аспектлары белән таныштыра алачак.
Һәр команданың чыгыш ясау өчен 5 минуты булачак, ә чыгышлар чираты жирәбә буенча билгеләнәчәк. Катнашучыларга тәкъдим итәргә кирәк булачак:
Милли костюмнар (ир - ат һәм хатын-кыз вариантлары);
Сайланган ил телендә сәламләү;
Үзешчән сәнгать номеры (шигырь, проза, бию, җыр яисә театральләштерелгән фрагмент);
Милли ризык;
Сайланган илнең үзенчәлекләре турында презентация.
Барлык теләүчеләрне катнашучыларга ярдәм итәргә һәм мәдәниятләрнең күптөрлелегеннән ләззәтләнергә чакырабыз!