Сорокина Вера Николаевна урта мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына агрономия белгечлеге буенча укырга керә. Техникумны тәмамлагач, Вера Николаевна 1966 елда ТАССРның Алексеевск районы «Лебединский» совхозында бухгалтер ярдәмчесе булып эшли башлый. 1969 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул Югары Ослан муниципаль районының Куралово авылында яши һәм эшли.
Агросәнәгать комплексы өлкәсендә күпьеллык хезмәте өчен ул түбәндәге бүләкләргә ия: Казанның 1000 еллыгына медаль, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, өлкән кеше көненә багышланган машина йөртү осталыгы республика конкурсында актив катнашкан өчен Диплом», «Фидакарь хезмәт өчен»медале. "Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы.
Бүген безнең героиня үзенең туган көнен билгеләп үтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы аны котладылар һәм ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.