Бүген, 2024 нче елның 19 нчы ноябрендә 10.00 сәгатьтә Югары Ослан муниципаль районы Советы утырышлар залында Югары Ослан муниципаль районы Советының «Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» гы карары проекты буенча халык алдында тыңлаулар булып узды.анда Югары Ослан муниципаль районы составына керүче авыл кешеләре, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, районның Иҗтимагый советы әгъзалары катнашты.
Нотык белән район Советы Аппараты җитәкчесе Людмила Никитина чыгыш ясады.
Гавами тыңлаулар үткәрү барышында катнашучылардан тәкъдимнәр, кисәтүләр һәм төзәтмәләр кермәде.
Гавами тыңлаулар нәтиҗәсендә Югары Ослан муниципаль районы Советының «Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» гы карарын якындагы утырышка чыгару тәкъдиме кабул ителде.