Алкоголь белән нык бәйләнеш сине көчсезләндерә: Россиядә алкогольгә бәйлелеккә каршы көрәш буенча «алкогольсез тормыш»кампаниясе старт ала

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Соңгы елларда безнең илдә алкоголь куллану күләменең планлы рәвештә кимүе күзәтелә. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның декабреннән 2024 елның августына кадәр алкоголь эчмәгән яки аны азрак куллана башлаган кешеләр саны 48% тан 65% ка кадәр арткан. Моңа күп очракта кешеләрнең мәгълүматлы булуы һәм «Демография»милли проекты буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар ярдәм итте.

Алкогольне чиктән тыш куллану йөрәк-кан тамырлары, онкология авырулары, ашказаны-эчәк тракты авырулары һәм башка авырулар үсеше куркынычында мөһим фактор булып тора. Җан башына алкоголь куллану югарырак булган регионнарда кешеләрнең гомер озынлыгы түбәнрәк һәм үлүчеләр саны югарырак.

2024 елда Татарстанда алкоголь белән агуланулар саны арткан.  Республика Роспотребнадзорының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, гыйнвардан июльгә кадәр агулануның 341 очрагы теркәлгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 5% ка күбрәк. Мәгълүматларга караганда, агуланучыларның 87% ы-18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар (298 кеше); 9% ы — 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр (31 кеше); 4% ы — балалар (12 кеше).  Зыян күрүчеләрнең 35% ы эшләмәүчеләр булып чыкты, 15% ы — эшләүче халык, 11% ы — пенсионерлар, 10% ы — мәктәп укучылары, 25% ы — халыкның башка катламнары.

Хәзерге вакытта алкогольгә бәйлелек булганда бушлай медицина ярдәме алу өчен дәүләт наркология диспансерына, шулай ук сәламәтлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алкогольне чиктән тыш куллану аркасында сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә зыян күрүен тикшерергә һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча тәкъдимнәрне 8 800 200 0 200 кайнар линиясе телефоны буенча алырга мөмкин.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек турында рәсми порталында takzdorovo.ru һәркем экспертларның файдалы киңәшләрен һәм алкогольнең йогышлы булмаган авырулар үсешенә йогынтысы һәм аның нинди нәтиҗәләр китерүе турында маддәләр табачак.

Киләсе елда «озак һәм актив тормыш» дигән яңа милли проект эшли башлаячак, анда йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм аларның куркыныч факторларына каршы көрәш чаралары каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International