«Чемпион» спорт комплексында «укучылар арасында бадминтон буенча Югары Ослан районы беренчелеге»ярышлары узды.
Барлыгы 5 гомуми белем бирү мәктәбеннән 62 кеше катнашты. Ярышларда яшь спортчылар да, төрле спорт разрядлары ияләре дә катнашты.
Үз яшь категорияләрендә Анастасия Козлова, Алексей Горбачев, Ләйсән Зиатдинова, Владислав Смирнов, Камила Мөхетдинова һәм Никита Корнев җиңүчеләр булдылар.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга һәм тренерларга сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез!