Бөтенроссия хокукый ярдәм көне

2024 елның 22 ноябре, җомга

20 нче ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия хокукый ярдәм көне уңаеннан Югары Ослан районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе балалы гаиләләр өчен мәгълүмати-агарту чарасы үткәрде. 

Комиссия әгъзалары ике ата-анага социаль ярдәм чараларына хокук бирә торган документларны рәсмиләштерү буенча консультатив ярдәм күрсәттеләр.

Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында район мәгариф учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, лекцияләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International