Яшүсмерләр-яшьләр клубында эшмәкәрлеккә ярдәм фонды оештырган стратегик сессия узды. Чараның модераторы - "МСП Корпорациясе"АҖнең сертификацияләнгән тренеры Гүзәл Газетдинова.
Сессия барышында ул эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында актуаль мәгълүмат белән уртаклашты. Авылда эшмәкәрләр очраша торган кыенлыклар турында фикер алышканда, катнашучылар бизнесны уңышлы алып баруга комачаулый торган төп проблемаларны ачыкладылар, мәсәлән, финанслау җитмәү һәм базарларга керү мөмкинлеге чикләнгән.