2024 елның 11 ноябреннән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2025 елга гавами максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү уза. Сораштыру 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин.
Республика халкы проект экспертлары формалаштырган тәкъдимнәрне сайлап кына калмыйча, үз вариантын да тәкъдим итә ала. Иң күп тавыш җыйган өстенлекләр декабрьдә гражданнар белән бергә Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында тикшереләчәк. Нәтиҗәдә 2025 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 5-7 өстенлекле максаты билгеләнәчәк.
Онлайн-тавыш бирү «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында "халыктан сораштырулар" бүлегендә бара (https://open.tatarstan.ru/polls).