Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, алар халыкның аз керемле катламнарын көндәлек ихтыяҗны арзан бәядән яңа продуктлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Республика җитәкчелеге билгеләп үткәнчә,"ярминкәләр - социаль проект". Моны яңа сөт кебек продуктларда күрергә була. Безнең район фермерлары ярминкәләрдә үз сөтләрен литрын 50 сумнан сата, ә кибетнең бәясе литрын 100 сумнан артып китә. Мондый мисалларны башка продуктлар буенча да китерергә мөмкин. Шуңа күрә шәһәр халкы авыл халкына бик рәхмәтле.
Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.