Бүген Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган эшлекле очрашуда катнашты.
Чара видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан оештырылды. Катнашучылар алдында ТР Хисап палатасы һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика комиссиясе вәкилләре чыгыш ясады, шулай ук эш тәҗрибәсе белән Әлмәт шәһәре КСП рәисе уртаклашты.
Тыңлаучылар актуаль тема буенча сораулар бирә алдылар һәм компорлардан компетентлы җаваплар алдылар.