Юрист көне белән!

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле юридик өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез-Юристлар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Сезнең эшчәнлегегез зур тырышлык кына түгел, югары җаваплылык та таләп итә. Хәзерге җәмгыять шартларында юрист һөнәренә ихтыяҗ арта бара. Тормышның бер генә өлкәсе дә ышанычлы хокукый ярдәмсез үтми, һәм нәкъ менә сезнең өстә иң мөһим бурыч - законлылыкны саклауны һәм дәүләтнең дә, гражданнарның да мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү.

Бу бурычларны уңышлы үтәү өчен тирән белем, даими үсешкә омтылу һәм үз эшеңә тугрылык кирәк. Ышанам ки, бу сыйфатлар сезгә киләчәктә дә үз вазифаларыгызны намус белән үтәргә мөмкинлек бирер.

Сезнең эшегез шатлык һәм канәгатьлек китерсен, ә тормышта һәрвакыт уңыш һәм уңай хис-кичерешләр булсын!

Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А. А. Әхмәтшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International