Кама Тамагында ТР Шәхси кубогына бадминтон буенча 4 этап зона ярышлары узды.
Югары Ослан спорт мәктәбенең өлкән яшьтәге спортчылары пьедесталны тулысынча яуладылар: Аркадий Баймяшкин-җиңүче, Никита Корнев-икенче, Алексей Бондин бронза медальгә лаек булды. Кызлар арасында 3 нче урынны шулай ук Эмилия Әхтәмова алды.
Буада Идел аръягы зонасында «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының 4 этабы узды, анда спорт мәктәбенең яшь бадминтончылары үзләрен көчле көндәшләр итеп күрсәттеләр.
Андрей Потапов малайлар арасында 2 урынны яулады. Иң яхшы алтылыкка Алина Вәлиева(5 нче урын) һәм Глеб Гущин (6 нчы урын) эләкте.