Югары Ослан районында яшәүчеләрне ТР Цифрлы үсеш министрлыгы үткәргән сораштыруда катнашырга чакыралар.
Аның максаты - сезнең элемтә хезмәтләрен ничек бәяләвегезне белү. Сезнең фикерегез элемтә сыйфатын яхшыртырга һәм инфраструктураны үстерү юлларын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Сораштыруны түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: https://open.tatarstan.ru/polls бу нибары берничә минут вакыт алачак.
Читтә калмавыгыз өчен рәхмәт!