Бүген Югары Ослан муниципаль районында реконструкциядән соң М-7 «Волга»автоюлы участогы ачылды.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдән Уфага кадәр уза торган "Волга" М-7 федераль трассасының реконструкцияләнгән участогын карады. Иннополис шәһәреннән 3,5 км ераклыкта урнашкан әлеге юл участогы ике полосадан дүрт полосага кадәр киңәйтелгән. Хәзер монда көн саен 35 меңнән артык автомобиль узарга мөмкин.
Үткәрү сәләтен арттыру өчен участокта гомуми калынлыгы 20 см булган өч катлам асфальт-бетон җәелдерелгән.моннан тыш, Р-241 Казан-Буа-Ульяновск автомобиль юллары һәм Иннополис шәһәренә керү юллары янәшәсендә "Клевер яфрагы" тибындагы транспорт чишелеше төзелгән. Прорва һәм Сулица елгалары аша күперләрнең йөрү өлешләре дә киңәйтелгән.
Р-241 Казан-Буа-Ульяновск автомобиль юлларының «Волга» М-7 трассасына һәм Иннополис шәһәренә керү юлында «Клевер яфрагы»тибындагы транспорт чишелеше төзелгән. Транспорт чишелеше барлык юнәлешләрдә транспорт агымнары кисешүен, шулай ук Иннополиска керү һәм чыгу юлларын тулысынча тәэмин итәчәк. Шулай ук Прорва һәм Сулица елгалары аша күперләрнең йөрү өлешен киңәйткәннәр.
Әлеге участокны реконструкцияләү тәмамланганнан соң, «Волга» М-7 трассасы Чуваш Республикасы чигеннән Яр Чаллыга кадәрге кисемтәдә ІВ категориясенә туры килә.