Җитәкчелек, генераль директор Раил Зиатдинов йөзендә, үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча җитештерү һәм икътисадый күрсәткечләр турында сөйләде. Коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсендә продукциянең гомуми күләме узган ел белән чагыштырганда артты. Тулай продукция күләме 100 миллион сумга якын булыр дип көтелә. Бүгенге көндә терлекләрне кышлату уңышлы бара.
Рәхмәт йөзеннән предприятие хезмәткәрләре кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләр алдылар.