Районда 2025 елга үзара салым җыеннары тәмамланды.
Барлыгы 46 гражданнар җыены уздырылды. 2025 елга үзара салым турында уңай карар 40 содада кабул ителгән. Бу республика бюджетыннан юлларны ремонтлауга, су белән тәэмин итүгә һәм авылларыбызны төзекләндерүнең башка мәсьәләләренә өстәмә рәвештә 18 млн.сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Хөрмәтле халык, исегезгә төшерәбез, гамәлдәге законнар нигезендә үзара салымны түләү 2025 елның 1 гыйнварыннан 29 мартына кадәр үз җирлегебез счетына тиешле сумманы күчереп башкарыла.