«Чемпион» спорт комплексында бокс буенча Югары Ослан спорт мәктәбенең «Халыкара класслы спорт мастеры Лиса Кобелева истәлегенә»дигән беренчелеге булып узды.
Ярышларда Югары Ослан спорт мәктәбенең бокс бүлегендә шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар катнашты.
Ярышлар мавыктыргыч булды, катнашучылар лаеклы көрәш һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Һәркем үзенең спорт осталыгын бокс бәйгеләрендә күрсәтте.
Айдамирова Айлина, Чубынина Александра, Фасахов Салават, Садертдинов Инсаф, Баландин Эмиль, жильцов Дмитрий, Закиров Тимур үз яшь категорияләрендә беренчелекне яуладылар.
Беренчелек җиңүчеләре һәм призерлары медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Ә Җанатарлар ярышлардан ләззәт һәм бик күп якты тәэсирләр алдылар. Һәр катнашучы рингтан медаль булмаса да, кыйммәтле практиканы алып китте.
Бу вакыйга шулай ук яшьләр арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Демография» милли проекты белән бәйле. Мондый чараларны уздыру спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уятырга, бергәлектә социаль элемтәләрне ныгытырга һәм спорт инфраструктурасын үстерергә ярдәм итә.