Евгений Варакин Югары Ослан муниципаль районы эшмәкәрләре белән очрашу үткәрде, анда узып баручы елга йомгак ясалды һәм бизнесны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Чара "түгәрәк өстәл" форматында узды һәм анда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре, шулай ук төрле өлкәләрдән белгечләр җыелды.
Район Башлыгы бизнес үсешендә уңай динамиканы билгеләп үтте. Бер ел эчендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 12% ка артты һәм 1124 предприятиегә җитте.
Евгений Варакин КУЭ вәкилләренә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады һәм очрашуда катнашучыларны районда бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру эшен дәвам итәчәкләренә ышандырды.
Очрашуда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара инспекциясе башлыгы урынбасары Лилия Гайнетдинова чыгыш ясады. Ул 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк салым законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Очрашуда катнашучыларга сораулар бирү һәм яңалыкларның аларның эшчәнлегенә ничек йогынты ясавы турында фикер алышу мөмкинлеге бирелде.
Предприятие хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу да мөһим булды. Югары Ослан үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Дана Хөсәенова район оешмалары хезмәткәрләренең медицина тикшерүләре узулары турында мәгълүмат бирде. Бу сорау катнашучылар арасында җанлы җавап тудырды, бу аның бизнес өчен актуальлеген ассызыклый.
Очрашу азагында Евгений Варакин хәйриячелек белән актив шөгыльләнүче эшмәкәрләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Аларның социаль яктан якланмаган халык катламнарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән өлеше аеруча билгеләп үтелде. Район башлыгы аларның социаль җаваплылыгы һәм район тормышында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Евгений Варакин шулай ук ассызыклаганча, мондый очрашулар даими рәвештә уздырылачак, бу хакимият һәм бизнес арасында нәтиҗәлерәк диалог булдырырга мөмкинлек бирәчәк.