СВО сугышчыларына ярдәм

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Районның крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре СВО сугышчыларына яңа пешкән ит һәм казылык эшләнмәләре рәвешендә ярдәм итүнең чираттагы партиясен оештырдылар. 

Хуҗалыкларның фермаларында үстерелгән сыер ите һәм кош ите тирән катыруга дучар ителде һәм озатыр алдыннан төреп куйдылар. 

Актив фермерларга: Александр Жестковка, Сергей Николаевка, Роберт Сибгатовка, Ренат Шәрәфетдиновка, Әлфия Прокопьевага, «Заря» ҖЧҖ, «Коргуза»ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез. Шулай ук Татар Мәмәтхуҗасы авылында яшәүче Рәсим Саттаров та сугышчыларга үзенең шәхси хуҗалыгыннан бер түшкә сарык ите тапшырган.  

Күрсәткән ярдәмегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Сезгә һәм гаиләләрегез әгъзаларына сәламәтлек һәм иминлек телибез. Солдатларга ярдәм итеп, без бергәләп Җиңүне якынайтабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International