Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин "Сетевая компания" АҖнең район электр челтәрләре коллективында булды һәм энергетика тармагы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Сезнең тырышлыгыгыз белән безнең өйләрдә утлар яна, сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, уку йортлары, медицина учреждениеләре һәм балалар бакчалары өзлексез эшли. Сезгә хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм яңа казанышлар һәм гаилә бәхете телим! - дип билгеләп үтте Сергей Викторович.