Спорт сараенда «Татарстан Республикасының урта мәктәп һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында Рейтинг»республика конкурсына йомгак ясалды
Җиңүчеләрне ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов бүләкләде.
Югары Ослан районы спорт мәктәбе муниципаль берәмлекләрнең спорт мәктәпләре арасында республика рейтингында 3 нче урынны алды.
Спорт мәктәбебез командасын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз, бу безнең үҗәтлегебезне, актив тормыш позициясен һәм хезмәт сөючәнлегебезне раслады. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска телибез! Яңа җиңүләр көтәбез!