Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Визит барышында аны район башлыгы Евгений Варакин озата йөрде. 
 
Эш сәфәренең максаты учреждениедә яшәүчеләрнең яшәү һәм ял итү шартлары белән танышу булды. Министр үз карамагындагылар белән аралашты, алар белән көндәлек тормышларына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты һәм яшәү шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр тыңлады.  

Кухня эшенә аерым игътибар бирелде: санитария нормаларының үтәлешен тикшерделәр, туклану рационын өйрәнделәр һәм аның баланслы һәм сәламәт туклану таләпләренә туры килүенә инандылар. 
 
Эльмира Зарипова мондый учреждениеләрдәге кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыруның мөһимлеген билгеләп үтте һәм өлкәннәр һәм инвалидлар турында кайгыртуның республика социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International