Районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карары нигезендә яңа елның 25 декабреннән 8 гыйнварына кадәр районда янгынга каршы махсус режим урнаштырыла.
Бу чорда торак пунктларда җирлек башлыклары пиротехник эшләнмәләрне куллану урыннарын билгеләргә тиеш. Шул ук вакытта сәнәгать, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр һәм торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары һәм кешеләр күп була торган объектлар чикләреннән 50 метр араны бүлгәндә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрдән (Бенгал утларыннан һәм шапылдаткычлардан тыш) файдалану тыела. Мәгариф, мәдәният учреждениеләре һәм башка объектлар янгын куркынычсызлыгы чараларының бөтен комплексын тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук күзәтчелек органнарына, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция хезмәтләренә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм чараларын үткәрү урыннарын исәпкә алырга.