Елны тәмамлап йомгак ясау кабул ителгән. Ә без Санкт-Петербургта ел саен уздырыла торган «иҗат симфониясе» сәнгать һәм иҗат фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре белән мактанырга телибез.
Лера Чегәнок һәм «Карамельки»вокаль ансамбле 3 дәрәҗә лауреат булдылар.
2 урынны Айсылу Хәйруллова, Варя Болотова, Виталина Тимофеева, Камила Куржанова, Камил Галәвиев, Кирилл Якимов, Элина Бяулова һәм Юля Анохина бүлештеләр.
1 урынны София Хөснетдинова, Злата Нефедова һәм Артем Карасев яулады!!!
Барлык балаларны да котлыйбыз!