Район үзәгенең яшьләр (яшүсмерләр) клубының «Закулисье» театр студиясендә катнашучылар Югары Ослан районы профсоюз һәм Башкарма комитеты әгъзаларының балалары өчен Яңа ел тамашасын бүләк иттеләр.
Балалар һәм өлкәннәр йорт хуҗасы Кузя һәм аның дуслары Наташа,лий ,Убырлы карчык һәм сөйкемле песинең Яңа ел маҗараларын кызыксынып күзәттеләр. Кар Кызы һәм Кыш бабай белән бергә матур чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, яраткан шигырьләрен сөйләделәр.
Матур бизәлгән фотозонада һәр кунак күп якты хис-кичерешләр һәм фотолар алды!
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, кадерле дуслар!