Югары Ослан районында коллективлар һәм оешма-ведомство җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы»акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. Кичә тагын бер баланың хыялы район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ярдәмендә тормышка ашты.
11 яшьлек Виктория гаиләсенә кунакка Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Руслан Сафиуллин һәм Кыш бабай (юл-патруль хезмәте инспекторы Азат Сәлахов) килде.
Викторияне һәм аның әти – әнисен якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлеше турында искәрттеләр, шуннан соң кызга аның кадерле бүләген - таудан шуу өчен тюбинг, шулай ук татлы бүләк һәм алдагы Яңа ел символы булган сөйкемле елан тапшырдылар.