Казан шәһәрендә районыбыз катнашында йомгаклау авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Бәйрәм алды ярминкәсе югары дәрәҗәдә узды. Сентябрьдән декабрьгә кадәр безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашында 8 ярминкә үткәрелде, шул ук вакытта район территориясендә җитештерелгән 10 миллион сумнан артык продукция сатылды.
Ярминкәләр өчен шәһәр халкы, атап әйткәндә, өлкән яшьтәгеләр аеруча рәхмәтле. Ярминкәләрдә катнашучыларга һәм оештыручыларга премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббяров шәхсән рәхмәт белдерде.