Яңа елны күңелле яңалыклардан башлыйбыз! "Shocko - ЛАД" сәнгать мәктәбе укытучылары ансамбле 25 яшьтән өлкәнрәк номинациядә "Ел башкаручысы-2024" III халыкара сәнгать премиясенең II дәрәҗә лауреаты булды. Ансамбль 2023 елда оешкан һәм "Арт - тандем"Республика Ансамбльләр конкурсында Гран при иясе булып тора. Ансамбль составына сәнгать мәктәбенең берничә бүлеге укытучылары кергән. Аларның барысын да музыкага мәхәббәт берләштерә! Коллективка кызыклы һәм нәтиҗәле эш телибез!