Хөрмәтле Югары Осланлылар! 2025 нче елның 15 нче гыйнварыннан 3 нче февраленә кадәр Югары Ослан муниципаль районының авыл һәм шәһәр җирлекләрендә «авыл җирлекләре башкарма комитетларының 2024 нче елгы эшчәнлеге һәм 2025 нче елга бурычлары» дигән темага хисап җыеннары үткәрү планлаштырыла.анда район башлыгы Е. А. Варакин, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм район звеносы җитәкчеләре катнашачак.
Җыеннарны уздыру графигы район сайтында һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының мәгълүмат стендларында урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен Сез шулай ук район җирлекләре башкарма комитетларына һәм район Советы аппаратына(884379) 21668, 21839 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Сезне кызыксындырган сорауны шәхсән үзегез бирергә һәм шунда ук район башлыгы һәм төрле хезмәтләр җитәкчеләреннән җавап алырга тагын бер мөмкинлегегез бар.