Бүген Югары Ослан муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының профилактика системасы субъектлары катнашында быел беренче утырышы узды.
Анда 4 балигъ булмаган 2 гаиләгә сигнал карталары һәм 2 балигъ булмаган 1 гаиләне патронлаштыруның йомгаклау этабы нәтиҗәләре каралды.
Утырыш йомгаклары буенча консилиум әгъзалары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе алдында гаиләдәге вәзгыятьнең яхшыруына бәйле рәвештә 2 балигъ булмаган 1 гаиләне ведомствоара учеттан төшерү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә карар кылды.
2025 елның 14 гыйнварына «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны Исәпкә Алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасында Югары Ослан муниципаль районында 7 гаилә тора, аларда 13 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.