Кайбычта төрле стильле карате буенча район беренчелеге узды, анда Кайбыч, Буа, Югары Ослан районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 50 дән артык спортчы катнашты. Безнең районнан «Чемпион» клубында һәм Макыл авылының Яшьләр клубында тренер Иван Платцев җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчылар чыгыш ясады.
Үз авырлыкларында һәм яшь категорияләрендә беренчелекне Малафеев Вячеслав, Карасев Иван, Афанасьев Михаил, Розиков Фәйзи, Иванов Тимофей, Толуева Валерия, Холодняк Александр, Гатауллин Рубин, Әхтәмов Адель, Әхтәмов Марсель, Ильясов Эмиль, Ильясов Эльнар, Мөгаллимов Алмаз һәм Петров Иван яулады. Көмеш медальләрне Иванов Александр, Шубин Антон, Хәкимуллин Салават, Әхмәтшин Данил, Федоров Азамат, Федоров Андриан, Арутюнов Михаил, Сафиуллин Руслан, Шаһитов Адель, Никитушкин Кирилл, Нигъмәтулин Эмиль, Ильясов Эльмир һәм Девяткин Данила яуладылар. Бронза медальләргә Липачева Злата, Карасев Матвей, Афанасьев Иван һәм Чернышев Тимур лаек булдылар.
Мондый ярышларда катнашу физик үсешкә генә түгел, ә актив тормыш позициясен формалаштыруга да ярдәм итә, бу "дәвамлы һәм актив тормыш"проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора. Иван Платцевны һәм аның тәрбияләнүчеләрен ярышларда җиңүләре белән котлыйбыз! 🥇🥈🥉