Югары Ослан районында район башлыгы Евгений Варакинның халык белән очрашулары дәвам итә

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Чираттагы чара район үзәге гимназиясендә узды, анда 100 дән артык авыл кешесе җыелды. Очрашу ике сәгатькә якын дәвам итте һәм ачык әңгәмә форматында узды.  

Чара барышында район башлыгына 30 сорау бирделәр. Төп игътибар җәмәгать киңлекләрен һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә, балалар спортын үстерүгә, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә бирелде.  

Евгений Варакин билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар Администрация эшенең мөһим өлеше булып тора. "Халык белән турыдан — туры аралашу аларның ихтыяҗларын яхшырак аңларга һәм килеп туган проблемаларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә," - дип ассызыклады ул. 

Җыенда катнашучыларда районны төзекләндерү планнары аеруча кызыксыну уятты. Яңа торак кварталларда җәмәгать урыннары булдыру, аларның территориясендә балалар һәм спорт мәйданчыклары оештыру буенча тәкъдимнәр яңгырады. Шулай ук юлларны ремонтлау, чүп-чарны чыгару һәм сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды.
  
Югары Ослан районында халык белән очрашулар гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Район хакимияте халыкны актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнашырга һәм үз тәкъдимнәрен кертергә чакыра. Үзара хезмәттәшлекнең мондый форматы җирле үзидарә органнары эшенең үтә күренмәлелеген арттыруга һәм хакимият белән халык арасында ышанычны ныгытуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International