Анатолий Сакин - Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан»яңа башлыгы

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов һәм район башлыгы Евгений Варакин Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бу вазыйфага полиция подполковнигы Анатолий Сакин билгеләнде. 

Полиция бүлегенең яңа начальнигы Югары Ослан районында туган, җитәкчелек фикеренчә, бу аның эшендә мөһим өстенлек булачак. Территорияне һәм җирле үзенчәлекләрне белү аңа хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү бурычларын нәтиҗәлерәк үтәргә мөмкинлек бирәчәк.  

Эчке эшләр министры яңа җитәкче алдында иҗтимагый куркынычсызлыкны ныгыту һәм гражданнарның хокук саклау органнарына ышанычын арттыру белән бәйле мөһим максатлар торуын билгеләп үтте.
  
Район башлыгы Евгений Варакин шулай ук Анатолий Сакинның профессиональлеге һәм тәҗрибәсе район алдында торган бурычларны хәл итүдә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International