Мәдәният үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен балалар сәнгать мәктәбе укытучысы В.А. Киреев Россия Федерациясе Мәдәният министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкне Россия мәдәният министры РТГА Любимова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында тапшырды. Утырыш Казанда Г.Камал театрының яңа бинасында узды. Коллегиянең мәртәбәле кунаклары арасында Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең халык артисты, РФ Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков һәм башкалар бар иде.
Виктор Александровичны бүләк белән котлыйбыз һәм яңа иҗади казанышлар телибез!