«Алабуга-skills»һөнәри осталык республика конкурсы

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

3 февральдән 8 февральгә кадәр Алабуга шәһәрендә «Алабуга-skills»һөнәри осталыкның тармак республика конкурсы узачак. Конкурс инде дүртенче тапкыр Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә һәм югары социаль әһәмияткә ия. 
Узган ел ярышларда Татарстан Республикасының 114 предприятиесеннән һәм Россия Федерациясенең 5 төбәгеннән 350дән артык хезмәткәр катнашты. 

Быел ярышлар 23 номинация буенча узачак, шул исәптән токарь эше, фрезер эшләре, Эретеп ябыштыру, автомобиль ремонтлау, метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү белгечләре, төягеч йөртүчеләр, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү белгечләре, «C» һәм «D» категорияле йөртүчеләр, лаборантлар, электриклар, шәфкать туташлары белгечләре өчен. 
Җиңүчеләрне акчалата бүләкләү көтә, ә 1 урын призерларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә бүләкләү көтә. 
Гаризалар 29 гыйнварга кадәр кабул ителә ,тулырак мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган: городелабуга. рф 
Элемтә өчен телефон : 8(8 55 57)4-48-97 
Үз эшебезнең белгечләрне «Alabuga Skills» конкурсында катнашырга чакырабыз, конкурста катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International