Югары Ослан районы башлыгы "Идел буе урманчылыгы"ДКУ хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. Чарага 24 белгеч җыелды, алар Евгений Варакин белән муниципалитетның актуаль мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Район башлыгы район җитәкчелегенең 2024 елдагы эшенә йомгак ясады, төрле өлкәләрдәге төп казанышларны билгеләп үтте. Ул якындагы елларга планнарга аерым игътибар бирде, табигать байлыгын саклау һәм районны тотрыклы үстерү өчен урман хуҗалыгы белән багланышларның мөһимлеген ассызыклады.