27 гыйнвар-Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне — 20 гасырның иң бөек фаҗигаләренең берсе. Бу көн совет гаскәрләре Освенцим (Аушвиц) концлагерен азат иткән көн иде — дөнья тарихының иң кешелексез драмаларының берсе булган Алман үлем лагерьлары комплексы. 1941-1945 елларда анда газ камераларында һәм крематорийларда берничә миллион кеше юк ителгән. Освенцим Холокост, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашистлар тарафыннан яһүд халкын кырып бетерү символына әверелә.

Бу көнне район үзәк китапханәсендә «Холокост – Буыннар хәтере»күргәзмә – реквиемы эшли башлады.

Күргәзмәдә тарихи, мемуар әдәбият, шулай ук икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашистларның яһүд халкына каршы кылынган вәхшилекләрен, тарихка "Холокост" исеме белән кереп калган әдәби әсәрләр, фашизмның күпсанлы корбаннары, Бухенвальд, Саласпилс, Треблинка, Освенцим кебек үлем лагерьларында күпләп юк ителгән яһүд халкын кырып бетерү турында фотоматериаллар тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International