Кама Тамагында «Татарстанның бадминтон өметләре»зона сайлап алу ярышлары узды.
Югары Ослан спорт мәктәбендә тренер Петр Ильин җитәкчелегендә укучылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
2015 елгы кече төркемдә Андрей Потапов бронза медаль яулады.
2013-2014 елгы яшь категориясендә Р.Козлова Анастасия, Мякишева Алиса, Мякишева Майя, Смирнов Владислав зонаның иң яхшы бадминтончылары бишлегендә. Алар Казанда финал ярышларында чыгыш ясаячак.
Спортчыларыбызны һәм тренерыбыз Петр Ильинны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!