Мәктәп укучыларының «Раштуа укулары»ХХІІІ Республика фәнни-тикшеренү конференциясе

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасы Югары Ослан районының «Татар Борнашы урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында "үсеш ноктасы" табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәге үз эшен дәвам итә.         

Укучыларның фәнни-гамәли конференцияләре фәнни белемнәрне пропагандалау, һөнәри юнәлеш бирү һәм укучыларны дәрестән тыш вакытта фәнни иҗатка һәм тикшеренү эшенә җәлеп итү эшен активлаштырырга тиеш.           

Конференцияләрнең максаты-укучы шәхесенең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерүне стимуллаштыру һәм тикшеренү, проект һәм иҗади эшчәнлеккә кызыксыну уяту.

Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 75 нче Гимназия базасында Мәктәп укучыларының «Рождественские чтения»ХХІІІ Республика фәнни-тикшеренү конференциясе узды.  Әлеге конференциядә МББУ «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбенең» 8 сыйныф укучысы Будникова Виктория катнашты. Виктория үзенең тикшеренү эшен «тарих һәм туган якны өйрәнү» секциясендә тәкъдим итте һәм мактаулы II урын алды. Әлеге конференциядә катнашучыны әзерләү белән ике фән укытучысы шөгыльләнде: тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина, Инглиз теле укытучысы Елена Куртымова. 

Искиткеч тандемга алдагы проектларны эшләүдә алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International