1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Күп якташларыбыз фронтка китте. Әмма тыл кешеләре эшләүләрен, икмәк үстерүләрен, балаларны укытуларын дәвам итәләр.
Балаларны тылда укыту авыр иде, дәреслекләр юк иде, күбесенең мәктәпкә барып җитәрлек аяк киеме дә юк иде. Ләкин укытучылар балаларга белем бирү, аларда ватанпәрвәрлек һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар.
Югары Ослан муниципаль архивында сугыш чоры мәктәбенең идарә документлары саклана. Алар арасында 1944, 1945 елларда мәктәпнең укыту - тәрбия эше планнары бар. Гадәти, типовой документлар шикелле, ләкин ничек язылган! Гүя фронттан сводкалар укыйсың.
"Узган ел сугыш барышында тамырдан борылыш елы булды. Кызыл Армиянең һөҗүм операцияләре нәтиҗәсендә немецлар вакытлыча басып алган территориянең 2/3 өлеше дошманнан азат ителде, куәтле Днепрны уңышлы кичеп чыкты, борынгы Киев шәһәре алынды..."(1944 елның гыйнвары)
"1944-1945 у/елның икенче яртыеллыгы данлыклы совет дивизияләребез Германиянең эчкәрәк киткәннән-ерагая барган шартларда башланды, азат ителгән Варшава инде шактый артта калды..."(январь 1945 ел.)