Һөнәри бәйрәм-Россиянең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте көне белән!

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Кадерле бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!


Сезне чын күңелдән искиткеч һөнәри бәйрәм — Россиянең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте көне белән котлыйм!


Сезнең хезмәт безнең райондагы барлык гадәттән тыш хәлләргә җавап бирүнең мөһим үзәге булып тора. Һәлакәтләр һәм аларның нәтиҗәләре турындагы барлык хәбәрләр нәкъ менә монда килә, һәм нәкъ менә шуннан барлык кирәкле хезмәтләрнең гамәлләрен координацияләү башлана.


Сабырлыгыгыз, ныклыгыгыз һәм югары профессионализмыгыз өчен рәхмәт. 


Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм мөмкин кадәр күбрәк тыныч дежурлык телим!


Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А. А. Әхмәтшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International