«Татарстан Республикасында халыкның финанс белеме»темасына сораштыру

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Югары Ослан районында яшәүчеләрне «Татарстан Республикасында халыкның финанс белеме»дигән темага социологик тикшеренүдә катнашырга чакыра. Сораштыру 11 февральдә башланды һәм 28 нче көнгә кадәр дәвам итәчәк, ул финанс өлкәсендә үз белемнәреңне бәяләргә һәм финанс хезмәтләрен куллануны анализларга мөмкинлек бирәчәк.

Анда 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша ала.

Сораштыру узу җиңел - аны онлайн рәвештә Татарстан Икътисад министрлыгы сайтының «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләрен сораштыру»бүлекчәсендә карап була.

Катнашуга сылтаманы сез монда табарсыз: [https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-gramotnost-naseleniya--6541009.htm]

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International