Югары Ослан районында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек башланды. Оештыру комитеты утырышында район башлыгы Евгений Варакин юбилей датасына әзерлек кысаларында хәл ителәсе төп бурычларны билгеләде.
Өстенлекле юнәлешләрнең берсе сугыш геройларына багышланган мемориаль комплексларны тәртипкә китерү булды. Бүген 43 һәйкәлнең 32 се ремонтка мохтаҗ.
- 9 майга безнең бурыч-Истәлекле урыннарны тәртипкә китерү. Кайдадыр территорияләрне төзекләндерү, кайдадыр гранит плитәләрне яңарту таләп ителә, - дип билгеләде Евгений Варакин. Ул ассызыклаганча, эшләр планы әзер, һәм хезмәттәшләрен аны тиз арада гамәлгә ашырырга өндәде.
Мемориалларны төзекләндерүдән тыш, утырышта бәйрәм чаралары планы да каралды. Юбилей кысаларында тематик фестивальләр, концертлар, спорт турнирлары, шулай ук «Аҗаган» хәрби-патриотик уены планлаштырылган, анда бөтен районнан кимендә 360 яшүсмер катнашачак.
Утырышта билгеләнгән тагын бер мөһим бурыч-тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен тапшыруны тәмамлау. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүләкләрне сугыш елларындагы батырлыклары аерым ихтирамга һәм танылуга лаек булган 42 кеше алачак. Евгений Варакин хезмәттәшләренә медальгә лаек булучыларның һәркайсы җәмгыятьнең игътибарын һәм рәхмәтен тояр өчен бу процессны мөмкин кадәр тизләтергә кушты.