Туган якны өйрәнү музее #Дорогамивеликойпобеды рубрикасын дәвам итә. Бу юлы ул безнең легендар якташыбыз-Советлар Союзы Герое Коновалов Семен Васильевичка багышлана, аңа 15 февральдә 105 яшь тулган булыр иде.
1920 елда Ямбулат авылында крестьян гаиләсендә туа. Рус. Урта белемле. Хәрби хезмәткә чакырылганчы хат ташучы булып эшли. 1939 елдан Совет Армиясендә. 1941 елда Куйбышев хәрби пехота училищесын тәмамлый һәм фронтка җибәрелә.
Батырлык:
15 нче танк бригадасы (9 нчы армия, көнбатыш фронт) танк командиры лейтенант Коновалов 1942 елның 13 июлендә Нижнемитякин хуторы (Ростов өлкәсе, Тарас районы) янында батырлык күрсәтә. Сугышта аның танкы экипажы гитлерчыларның 16 танкын, 2 бронеавтомобилен, 8 автомашинасын юк итте.
Советлар Союзы Герое исеме СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 31 мартындагы Указы белән бирелә. "Несокрушимый" фильмы нигезенә С. В. Коноваловның чын батырлыгы ята.
1946 елда запаска җибәрелә, ә 1950 елда яңадан Совет Армиясенә алына.
1956 елдан подполковник С.В. Коновалов запаста. Казанда яши һәм эшли.
Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. 1989 елның 4 апрелендә вафат була.