Җиңүнең 80 еллыгына юбилей медальләре: тыл хезмәтчәннәренә мактаулы бүләкләр

2025 елның 14 феврале, җомга

Юбилей медальләре Югары Ослан авыл җирлегенең тыл хезмәтчәннәренә бирелде.

Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә тылда батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән, уртак Җиңүгә өлеш керткән гражданнарга 12 медаль тапшырылды. Беренче бүләкне 101 яшен тутырган ветеран Балясова Валентина Гавриловна алды.

Юбилей медальләрен тапшыру-буынның ихтирамы һәм рәхмәте, Совет халкының батырлыгы турындагы истәлек символы. Бу кешеләр ныклык, батырлык һәм патриотизмның җанлы гәүдәләнеше булып торалар, аларның ил тарихына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Без ветераннарыбыз белән горурланабыз һәм Бөек Җиңү истәлеген мәңге саклаячакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International